"Урман иле" ял һәм сәламәтләндерү лагеры активистлары "Җиләкле фестивальда катнаштылар"

2017 елның 6 июле, пәнҗешәмбе

Мөслим районында ял һәм сәламәтләндерү копаниясенең иң кызган чагы. Инде мәктәп яны лагерлары үз эшләрен төгәлләп эстафетаны хезмәт һәм ял лагерьларына тапшырдылар. “Урман иле” ял һәм сәламәтләндерү лагерының 2 нче сменасы профильле булып, “Биегрәк, җитезрәк, көчлерәк” дигән исем астында эшен дәвам итә. Лагерьда ял итүчеләр һәм вожатыйлар үз казаннарында гына кайнамыйлар, бәлки республиканың башка лагерлары белән дә тыгыз элемтәдә эшлиләр. “Урман иленең” җыелма командасы 5 нче июнь көнне Лениногорск районының “Дуслык” лагерында 50 еллык юбилее уңаеннан уздырылган “Җиләкле фестиваль”дә катнаштылар һәм үзләре әзерләгән концерт номерлары белән 3 номинациядә төрле дәрәҗәдәге дипломнарга һәм мактау грамоталарына лаек булдылар. Җитәкчеләре – өлкән әйдаман Алсу Шәнгәрәева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International