“Нечкәбил-2017” республика конкурсы старт алды

2017 елның 27 июне, сишәмбе

Районыбыз тарихында беренче мәртәбә Мөслим кызы, “Мизгел” яшьләр үзәге җитәкчесе, Мөслим авыл җирлеге депутаты, “Татарстан Яңа гасыр” иҗтимагый хәрәкәтенең Мөслимдәге рәисе Эльвира Гәрәева “Нечкәбил-2017” республика конкурсында катнаша. 21 июнь көнне Минзәлә шәһәре мәдәният сараенда әлеге бәйгенең сайлап алу туры узды. 11 район арасыннан 7 хатын-кыз ярымфиналга узды. Алар арасында Эльвира да бар. Ярымфинал башкаланың “Корстон” мәдәни-күңел ачу үзәгендә 23 сентябрьдә узачак. Әлеге этапта конкурсантлар үз гаиләләре белән катнашып, гаиләләренең гореф-гадәтләрен, традицияләрен күрсәтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International