ЯҢАЛЫКЛАР


11
февраль 2019 ел.
дүшәмбе

В целях выявления, поддержки и поощрения творчески работающих педагогов, повышения престижа учительского труда, распространения педагогического опыта лучших учителей и на основании решения организационного комитета по подготовке и проведению  зонального  этапа Всероссийского конкурса «Учитель года России» в Республике Татарстан в 2018-2019 учебном году 7-8  февраля  2019 года на базе Муслюмовской гимназии был проведен зональный этап  конкурса, где приняли участие педагоги Муслюмовского, Актанышского, Заинского, Нижнекамского и Сармановского  районов РТ. Педагоги показывали свое мастерство на конкурсных испытаниях «Урок», «Мастер-класс».

Яңа Усы авылы китапханәчесе балалар бакчасы нәниләре белән «Ак барслы герб» дип исемләнгән мәгълүмати сәгать үткәрде. Чарада балаларга гербның Дәүләт символы булуы, андагы төсләрнең ниләр аңлатуы турында сөйләде.

Рус мәктәпләрендә укучы рус телле балалар өчен татар теленнән узган республика олимпиадасында М.Бүләр төп гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Кирилл Шамукаев (укытучысы Лилия Гыйльфанова), Мөслим лицееның 6 нчы сыйныф укучысы Резеда Миннебаева җиңүче, 10 нчы сыйныф укучысы Кулшэн Гулиева  (укытучылары Чулпан Ситдикова) призер булдылар. Котлыйбыз!

Югары Табын авылы китапханәчесе балалар язучысы Роза Хафизовага 90 яшь тулу уңаеннан, "Әллүки" балалар бакчасы нәниләре белән “Курай моңлы әкиятче апа” дигән әкият иртәсе үткәрде. Балаларда мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек хисләре тәрбияләнде.

Казан шәһәрендә үткән Россия күләм олимпиадаларның региональ этабында Әмәкәй төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Әхмәтгалиев Р. ( укытучысы- Әхмәтов Р.А.) ; Мөслим гимназиясенең 9 нчы сыйныф укучысы Абдуллин Р. ( укытучысы - Башаров И.И.); Тат.Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Вәҗетдинова А. ( Мирзаянов А.Г.) ОБЖ фәненнән призлы урыннарга ия булдылар.

8 февраль көнне универсаль спорт залында баскетбол буенча спартакиада булып узды.

Мәллә-Тамак авылы китапханәчесе, Халыкара туган тел көне уңаеннан, "Туган телем-серле тел" исемле китап күргәзмәсе ясады.

"Күбәләк" балалар бакчасының беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм үстерү эшчәнлеге.Балаларны фикерләрен 2-3 сүздән торган җөмләләр белән белдерергә өйрәтү, гигиена күнекмәләре тәрбияләү.Сенсор тою сәләтләрен үстерү шулай ук бу яшь балалары өчен бик тә мөһим. 

9 нчы февраль көнне Сикия авыл клубында теннис буенча һәвәскәрләр уеннары узды.

15 нче февраль – Герой шагыйребез Муса Җәлилнен туган көне, шул уңайдан Тукай мәктәбе 5, 6 сыйныф укучылары өчен “Муса Җәлил –герой шагыйрь” дип исемләнгән чара үтте


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования