Бүген, 30 март көнне район хакимияте бинасының утырышлар залында коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы үтте. Утырышны район башлыгы Рамил Муллин алып барды. Көн тәртибе буенча 4 чыгыш тыңланды. Утырышта һәр мәсьәлә тикшерелеп, карарлар кабул ителде.