23 - 25 март көннәрендә районда “Яңа гасыр” каналының иҗат төркеме эшләде. Атна дәвамында чыгучы “Татарлар” тапшыруы өчен киң мәгълүмат тупланды. Шунысы кызыклы, музейның барлык экспозиция заллары, И. Имамовның шәхси күргәзмәсе, “Татар әдәбиятында һәм сәнгатендә мөслимлеләр” дип исемләнгән зал кунакларга бик ошады. Кунакларны районыбыз тарихы, күренекле шәхесләре турында музей директоры Яббарова С. Я. таныштырды.