Түбән Табын авыл мәдәният йорты Тамьян авыл клубы һәм Югары Табын китапханәсе белән берлектә җирлек өлкәннәре белән чәй табыны артында "Киләчәк үзебезнең кулларда" дигән темага яшь буынны тәрбияләү турында әңгәмә үткәрделәр. Шулай ук әңгәмә барышында яшь гаиләләрдә булган бигрәк тә актуаль проблемаларга чишелеш табылды, килен-биянай мөнәсәбәте турында да аерым сөйләшүләр алып барылды.