Бүген З.Басырова исемендәге район мәдәният йортында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссиясе утырышы узды
Утырышта муниципаль район Башлыгы Рамил Муллин, муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Хамматов (комиссия рәисе), янгын сүндерү – коткару гарнизоны начальнигы Фәнил Гыйззәтуллин, авыл җирлекләре башлыклары, оешма һәм ведомство вәкилләре катнашты.
Мөслим районында язгы ташуны һәлакәтләрсез уздырып җибәрү утырышның төп темасы булды.
Комиссия утырышы барышында барлык җәлеп ителгән ведомстволар һәм структуралар вәкилләре, ихтимал булган язгы ташуга, әзер булуларын белдерде.