14 мартта Мөслим гимназиясендә “ Яшь мөслимлеләр” балалар иҗтимагый оешмасы эшчәнлеге кысаларында “Ботаник бакча” дип аталган интеллектуаль викторина үткәрелде. Отряд әйдаманнары балалрны үсемлекләр дөньясы турында кызыклы мәгълүматлар белән таныштырдылар. Укучылар викторинада бик актив катнаштылар һәм белемнәрен баеттылар.