«Яшьлек» спорт залында залында «Иң көчлеләр кубогы»на волейбол ярышлары үтте

2024 елның 15 апреле, дүшәмбе

Иҗтимагый совет рәисе Рушат Солтанов ярышны ачык дип билгеләде һәм катнашучыларга уңышлар теләде. Спорт ветераннары Марс Тимергалиев һәм Павел Устеряков әлеге төр спортны сөючеләрнең артуын ассызыкладылар, спортчыларга рәхмәтләрен җиткерделәр. Спорт мәктәбе директоры Шамил Мадъяров спортчыларны уен тәртибе белән таныштырды.

Уенның нәтиҗәләре түбәндәгечә булды.
Ир-атлар арасында:
🥇«Илтранс-2» командасы;
🥈«Илтранс» командасы;
🥉«Симәк» командасы.

Хатын-кызлар арасында урыннар түбәндәгечә бүленде:
🥇 «Факел- 1» командасы;
🥈 «Исполком» командасы;
🥉 «Факел- 2»командасы.

Җиңүче командаларга һәм иң яхшы уенчыларга грамоталар, медальләр, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Волейболны үстерүгә зур өлешен керткән спорт ветераннары Марс Тимергалиев һәм Павел Устеряков, спорт мәктәбе тренерлары Гөлназ Гыйздуллина һәм Ильназ Кашапов иганәчеләр әзерләгән истәлекле бүләкләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International