Мөслимдә "Тату сыйныф" аллеясы булдырылды

2024 елның 15 апреле, дүшәмбе

Гаилә елы һәм чисталык икеайлыгы кысаларында Мөслим гимназиясенең 7 «Б» сыйныфы укучылары һәм әти-әниләре Мөслим карьеры территориясендә 250 төп нарат һәм канәфер агачлары үсентеләре утыртканнар. Әлеге урынны алар «Тату сыйныф» аллеясы дип атаганнар. Бергәләшеп күңел ачкан арада укучылар территорияне чүптән арындырып өлгергәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International