ЯҢАЛЫКЛАР


4
июль 2018 ел.
чәршәмбе

Яңа Усы авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре "Питрау" бәйрәменә бүләк җыйдылар.

Елгабаш авыл клубында "Барысы да чәчәкләр үстерү турында" исемле чара булып узды. Биредә уңган бакчачылар чәчәкләр үстерү буенча үз серләре, өй шартларында үсемлекләр тербияләү буенча файдалы киңәшләре белән уртаклаштылар. Соңыннан авылның иң үрнәк чәчәк үстерү остасы Мулламөхәмәтова Рәвия бакчасында сәяхәт кылынды. 

Яңа Усы авыл мәдәният йортында төп гомуми белем бирү мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучыларына аттестат тапшыру тантанасы узды. Мәдәният йорты директоры һәм китапханә мөдире чыгарылыш сыйныф укучыларын мәктәпне тәмамлаулары белән котладылар һәм изге теләкләрен җиткерделәр.

Мөслим авылы Янарыш микрорайонында Газлаштыру эшләре дәвам итә

Тат. Бүләр авыл мәдәният йортында "Сәламәт тәндә - сәламәт акыл" дип исемләнгән спорт чарасы булып узды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования