ЯҢАЛЫКЛАР


26
май, 2018 ел
шимбә

24 май көнне Күбәк урта мәктәбе чыгарылыш сыйныфы укучылары өчен “Соңгы кыңгырау” бәйрәме булып узды. Традиция буенча Иске Карамалы авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре оештыру өлеше буенча бөтен мәшәкатьләр йөген үз җилкәләренә алдылар. һәр елдагыча Иске Карамалы авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре оештыру эшләрен үз өсләренә алдылар. Уку елы йомгаклары буенча тәбрикләүләр, чыгарылыш укучыларына изге теләкләр, 9 һәм 11 сыйныфларның мәктәп белән саубуллашу мизгелләре, укытучыларга рәхмәт сүзләре күңелләргә үтеп кереп, бәйрәмнең матур истәлеге булып озак сакланыр.

 

25 май көнне Күбәк авылында гомер итүче Шаяхметова Галия Миргасим кызына 90 яшь тулды. Галия апаны Мөслим районы админстрациясе вәкиле Р.Г.Гарипов, район ветераннар Советы рәисе И.Х.Низамов, Иске Карамалы авыл җирлеге исполком җитәкчесе Л.М.Халиуллина, мәдәният йорты директоры Ә.Г.Биктимерова гомер бәйрәме белән котларга килделәр. Юбилярга Россия президенты В.В.Путинның котлау хаты җиткерелде, истәлекле бүләкләр тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International