ЯҢАЛЫКЛАР


25
май, 2018 ел
җомга

25 май көнне Елгабаш авыл клубынды башлангыч сыйныф укучыларының "Соңгы кыңгырау" бәйрәме булып узды.

Үзәк китапханәдә Саба районында яшәп иҗат итүче язучы Гөлсинә Галимуллина белән җылы һәм кызыклы эчтәлекле очрашу үтте. Килгән кунаклар Гөлсинә ханымга аның әсәрләре буенча кызыксындырган сорауларын бирделәр һәм тулы җаваплар алдылар. Гөлсинә Наилевна катнашучыларның күбесенә истәлек бүләкләре таратты. Үзәк китапханә хезмәткәрләре дә кунагыбызга  якташ язучыбыз, халык язучысы Фоат абый Садриевның "Таң җиле" китабын һәм гөл бүләк иттеләр. 

24 май көнне Елгабаш авыл клубында изге Рамазан аена багышланган "Иман керсен күңелләргә" дип исемләнгән кичә булып узды.

Ел башыннан Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы 1375 сорауга җавап кайтарган

"Гитаристлар киченә" чакырабыз.

"Күбәләк" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә чыгарылыш кичәсе үтте.Балаларның бәйрәмдә театральләштерелгән тамаша геройлары һәркемнең күңеленә хуш килде. Сөенечле, моңсу мизгелләр күп булды бәйрәмдә.Балалар төсле шарларны зәңгәр күккә очырдылар. Бүген балаларыбыз балачак иле белән саубуллашты. Ак юллар сезгә, балалар! Сезне тылсымлы белем дөньясы көтә!

Музейга бүләк...

Юллар тозеклэндерелә

Музейда экскурсия...

   Мөслим лицееның  2 сыйныф укучылары балалар китапханәсендә экскурсиядә булдылар.  Алар китапханә белән таныштылар, китап-журналларга күзәтү үтте.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International