ЯҢАЛЫКЛАР


11
май, 2018 ел
җомга

Ташлияр авылы китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә, "Карга боткасы" бәйрәмен уздырдылар.

Тугаш авылы китапханәчесе, "Оста куллар" түгәрәгенә йөрүче балалар белән, "Татар халык почмагы" дип исемләнгән күргәзмә ясап куйдылар.

Рус.Шуган авылы китапханәчесе "Мы дети солнца" дип исемләнгән әңгәмә үткәрде.

"Йортларга - китап нуры" акциясе кысаларында Баек авылы китапханәчесе хезмәт  һәм тыл ветераны  Сәетова Җәүһәрия  Шәйсолтан кызы өендә булды.

Сикия авыл клубы мөдире Үрәзмәт авылында булып узган 9 Майга багышланган митингта катнашты.

"Ничек яшисең ветеран" акциясе кысаларында Баланлы авылы китапханәчесе тыл ветераннары белән очрашты.

8 май көнне Баланлы авыл җирлегендә Җиңү бәйрәменә багышланган митинг булып узды. Митингта укучылар, укытучылар, тыл ветераннары, балалар бакчасы, китапханэ, авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм авыл халкы катнашты. Бәйрәм өлкәннәрне чәй табыны артында хөрмәтләү белән тәмамланды.

Югары Табын авылы китапханәчесе "Агачларның телен кем белә?" дигән темага түгәрәк өстәл үткәрде.

8 май көнне Елгабаш авылында Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган митинг булып узды.

8 май көнне Яңа Усы авылында Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган тантаналы митинг булып узды. Митингтан соң авыл мәдәният йортында Г.Кашапованың "Кызыл алмалар" исемле бер пәрдәлек драмасы сәхнәләштерелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International