ЯҢАЛЫКЛАР


10
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Иртәгә сигезенче Республика спартакиадасы кысаларында «Өченче Буын» пенсионерлары ТАССР төзелүнең100 еллыгына багышланган 8 район пенсионерлар спартакиадасы узачак

«Балалар илебезне  ясый» конкурсы

Бәкәбез авылында Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган митинг булып узды. Соңрак "Җиңү көне җиңел бирелмәде" дип исемләнгән бәйрәм концерты булды. Балаларның чыгышлары һәркемнеңд күңеленә хуш килде.

Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары төрледән-төрле бәйгеләрдә катнашып, җиңүләр яулый. Иң мөһиме, мондый активлык балаларның үзләренә ошый.

8 май көнне Иске Карамалы авыл җирлегендә Җиңү көне яу кырында ятып калган якташларыбыз истәлегенә салынган обелиск янында тантаналы митинг  белән билгеләп үтелде. Биредә бәйрәм белән авыл җирлеге башлыгы И.Каримов, район вәкиле Р.Җ.Султанов,  ветераннар Советы рәисе Р.Нуруллин, тыл ветераны Хөршидә Шамсутдиновалар котлап үтте. Тематик биюләр композициясе, Җиңү флэшмобы, “Үлемсез полк” һәм яшь армеецлар парады бәйрәмгә ямь өстәде.

Баланлы авылы китапханәчесе "Карга боткасы" бәйрәмен үткәрде.

9 май – Бөек Җиңү көнен Мөслим халкы зурлап билгеләп үтте. Аеруча мөслимлеләр район мәдәният бүлеге тарафыннан әзерләнгән театральләштерелгән күренешне, концерт программасын яратып кабул итте.

9 май көнне бәйрәм барышында медицина ярдәменә кан басымы кутәрелү буенча мөрәҗәгать итүчеләр булды. Бәйрәм чарасыннан хастаханәгә дәваланырга керүчеләр булмады.

Тат.Бүләр авлы китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә, "Карга боткасы" бәйрәмен уздырдылар.

9 май көнне Мөслим үзәк шифаханә хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында җиңүнең 73 еллыгына багышланган бәйрәмдә катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International