1 май көнне Мөслим үзәк шифаханә хезмәткәрләре Мөслим муниципаль районының «Сугышчан һәм хезмәт даны» мемориаль комплексын тәүлек буе саклауда катнаштылар, шулай ук якын-тирә территориясен чүп-чардан арындырдылар. Яз һәм хезмәт бәйрәме матур гына үтте!
Территориаль усеш булеге
Территориаль усеш булеге
Үзәк китапханә хезмәткәре аграр көллиятенең беренче курс студентлары һәм Мөслим гимназиясенең өлкән сыйныф укучылары өчен "Йөрәкләр һаман яралы" исеме астында Бөек Җиңүнең 73-еллыгына багышланган чара үткәрде
Аграр көллиятнең механик бригадасы язгы-кыр эшләрен башлап җибәрде.
1 май көнне Яңа Усы авылында "Карга боткасы" булып узды. Авыл мәдәният йорты директоры һәм китапханә җитәкчесе балаларны бәйрәм тарихы белән таныштырдылар, кошлар турында сөйләделәр, төрле кызыклы уеннар уйнаттылар. Бәйрәм азагында бергәләп кошлар хөрмәтенә пешерелгән ботка ашадылар.
Иске Карамалы авыл мәдәният йорты территориясендә татар халкының милли бәйрәме «Карга боткасы» булып узды.
30 апрель көнне Иске Карамалы авыл мәдәният йортында Яз һәм Хезмәт бәйрәменә багышланган ял концерты булып узды.
“Ләйсән” балалар бакчасының уртанчылар төркеме балалары тирә-юньне тырышып өйрәнәләр. Алар дөньяны танып, иснәп, ватып карап өйрәнәселәре килә. Бу өйрәнү бертуктаусыз: уйнаганда да, экскурсияда да, сөйләшкәндә дә, хезмәттә дә.