ЯҢАЛЫКЛАР


4
апрель, 2018 ел
чәршәмбе

 «Нептун» йөзү бассейны Кубогына  йөзү буенча ярыш үткәрелә

"Кече Ватан мәдәнияты" проектын гамәлгә ашыру

24.03.2019 ел бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә.

    Укучыларның сөйләм телләрен үстерү, телләр белән ирекле аралашу максатыннан, Т.Кама шәһәренең Казан технология университеты базасында 29 нчы март көнне I республикакүләм сөйләм осталыгы конкурсы узды. Әлеге конкурста Мөслим лицееның 7,8 нче сыйныф укучылары Лилия Якубова, Айсылу Хәсәнова катнаштылар.

4 апрель көнне Мөслим "Кояшкай" балалар бакчасында янгын чыккан очракта балаларны, хезмәткәрләрне эвакуацияләү буенча планнан тыш чара узды. Сәгать 10.00 да янгын чыгу сигналы бирелде һәм төркемнәрдән балаларны эвакуацияләү эше башланды.

4 нче апрель көнне Үрәзмәт авылы “Сәйлән”балалар бакчасында “Без әкият яратабыз”дигән темада китапханә  хезмәткәре Нуретдинова Л.М. белән очрашу үтте. Балалар кызыклы әкиятләр тыңладылар,кыскача эчтәлеген сөйләделәр.Хайваннар темасына уеннар уйнадылар.

3 апрель көнне Мөслим сәнгать мәктәбендә III чиреккә йомгак ясау буенча педагогик совет утырышы узды.

2 апрель көнне "Яшь борелэр" музыкаль фестиваленен зона турында Әмәкәй авылы  “Кояшкай” балалар бакчасы актив катнашты.  3 бала чыгыш ясады хэм сайлап алу турына 2 номер белэн уттеләр. Хэзер инде туземсезлек белэн шул конне котэбез

 3 апрель көнне Салауз-Мухан "Тургай" балалар бакчасына  кунакка Салауз-Мухан төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучылары керде. Без аларга мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балаларыбыз белән кызыклы шөгел курсәттек.

   Карлыгач балалар бакчасының мәктәпкәчә яшьтәге төркеме балалар китапханәсендә булды. Алар өчен китапханәдә экскурсия һәм китапханә дәресе үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International