3 февраль көнне Үрәзмәт авыл мәдәният йортында язучы Фатих Хөснинең иҗаты һәм тормышына багышланган кичә булып узды. Кичә барышында катнашучылар язучының биографиясе һәм кайбер әсәрләре белән танышты.
Яңа Усы авыл мәдәният йортында башлангыч сыйныф укучылары өчен котлау открыткалары ясау буенча мастер класс булып узды.
1 март көнне район мәдәният йорты агитбригадасы Баек авылы тамашачысы алдында концерт программасы белән чыгыш ясады.
1 март көнне район мәдәният йорты агитбригадасы Октябрь авылы тамашачысы алдында концерт программасы белән чыгыш ясады.
23 февраль, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, Яңа Усы авыл мәдәният йортында күңел ачу кичәсе булып узды.
25 февраль көнне Мәлләтамак авыл мәдәният йортында үзешчән артистларның "Авылымның айлы кичләре" дип исемлоәнгән концерты булып узды.