ЯҢАЛЫКЛАР


2
март, 2018 ел
җомга

Ютазы районы җитәкчеләре музейда кунакта...

Район мәдәният йортында Мәлләтамак авыл җирлеге үзешчән сәнгатьтә катнашучыларының "Авылымның айлы кичләре" исемле смотр-концерты булып узды.

1 март көнне Тугаш авыл мәдәният йортында "Сәламәтлек - яшәү чыганагы" дип исемләнгән спорт эстафетасы булып үтте".

23 февраль көнне Тугаш авыл мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан «Явыз дошманнардан саклый солдатлар Ватан чиген!» дип исемләнгән чара булып узды.

"Күбәләк" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Quiver программасы ярдәмендә үзләре буяган рәсемнәрне хәрәкәткә китерделәр.Рәсемдәге хайваннар кычкырды,йөзде,сикерде,биеде,ә предметлар төрле утлар чыгарды,әйләнде.

Метрәй авылы китапханәчесе "Җырга әйләнгән гомер” исемле әдәби-музыкаль кичә үткәрде.

Бүген "Күбәләк" балалар бакчасының уртанчылар төркемендә "Әниләр бәйрәме" булып узды. Гаилә-ул тормышның нигезе.Әти-әни аның тоткасы булса, балалар гаиләнең көзгесе.Әгәр тотка купмасын, ватылмасын дисәң, бер-береңне аңлап,хөрмәт итеп яшәргә кирәк.Гаилә -җылы учак.Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була. Балалар әниләренә җырлар,биюләр,матур шигырьләр әзерләгәннәр.Бәйрәм күңелле уеннар белән үрелеп барды.Соңыннан балалар әниләре белән вальс биеделәр.

23 февраль көнне Яңа Карамалы авыл клубында егетләр арасында "Ягез эле, егетләр!" исемле конкурслы программа булып узды.

Яңа Усы авыл мәдәният йортында туган тел көненә багышланган "Туган телем - моң бишегем" исемле викторина булып узды.

Иртәгә, 3нче март көнне XXVIII кышкы спартакиаданың суперфиналы узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International