ЯҢАЛЫКЛАР


23
февраль, 2018 ел
җомга

21 февраль көнне Елгабаш авыл клубында Халыкара туган тел көне уңаеннан мәктәп укучылары белән тематик чара булып узды. 

Район мәдәният йортында "Йолдызлык - 2018" фестиваленең гала-концерты булып узды. 

Район мәдәният йорты агитбригадасы Торыш авылы тамашачысы алдында концерт программасы белән чыгыш ясады.

Район мәдәният йорты агитбригадасы Тат.Бүләр авылы тамашачысы алдында концерт программасы белән чыгыш ясады.

Мөслим лицее укучылары катнашында "Әдәбиятта һәм сәнгатьтә мөслимлеләр" музеенда "Журфикс" циклыннан Халыкара туган тел көненә багышланган чираттагы очрашу булды. Очрашу кунагы балалар шагыйре Мөҗәһит Әхмәтҗанов үзенең төрле уен коралларында уйнау осталыгын күрсәтте, шигырьләрен укыды, яңа “Тапкырлар тапмый калмас” китабы белән таныштырды. 3 нче сыйныф укучылар туган тел, туган ил турында шигырьләр сөйләделәр.

 Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбе коллективы 21.02.2018 көнне эш сәгатеннән соң "Кояшлы Ык" паркына чаңгы шуарга чыкты.Укытучыларыбыз җиң сызганып эшләргә дәрт һәм көч җыеп кайтты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International