ЯҢАЛЫКЛАР


26
гыйнвар, 2018 ел
җомга

Тат.Бүләр авылы китапханәчесе "Тәмле сүз" дип исемләнгән әдәби кичә уздырды.

Михайловка авылы китапханәсендә "Чудесная страна библиотека" дип исемләнгән сәяхәт оештырылды.

Бүген, ягъни 26 январь көнне “Мәктәптән тыш эшләр үзәге” экскурсияләргә бай булды...

26нчы гыйнвар көнне Тат. Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында укучылар һәм укытучылар өчен мәгариф идарәсе һәм район мәктәбе психологлары тарафыннан психологик ярдәм күрсәтелде. 8нче сыйныф укучылары өчен, булачак һөнәрләрен сайлаганда ярдәм итү максатыннан, “Һөнәр сайлау җиңелме?” темасына һәм 9, 11нче сыйныф укучылары өчен, имтиханнар алдыннан психик киеренкелеген бетерү максаты белән,  “Имтиханнар нигә куркыныч?” исемле тренинглар уздырылды. Укучыларга һәм әти-әниләргә киңәшләр язылган буклетлар таратылды.

 

Яңа Сәет авыл мәдәният йортында балалар арасында "Кышкы табигать" темасына рәсем конкурсы булып узды.

Мизгелдә "Студентлар көне"...

Исәнсеф авыл җирлегенә кергән Тат. Бүләр, Исәнсеф, Яңа Сәет, Мари Бүләр авыл мәдәният йорты һәм клуб директорлары бер өстәл артына җыелып, алда торган мөһим чараларга әзерләнү һәм үткәрү турында сойләштеләр. 

Мөслим лицее базасында математика, физика, информатика укытучыларының “Физика, математика, информатика укытучыларының төп гомуми белем бирүдә федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыруга юнәлдерелгән эшчәнлеген оештыру" темасына район семинары узды. Лицей укытучылары -  Зиннәтуллина Р. З., Шәвәлиева А. З. һәм Закирова Г. А. ачык дәресләр күрсәттеләр. Мөслим гимназиясе укытучылары Кадирова А. Р. һәм Саяхова, З. М. «ФГОС белгечләре» исемле эшлекле уен күрсәттеләр.  Аннары "Укытучының электрон иҗади лаборатория" муниципаль конкурсының җиңүчеләре һәм призерлары иҗади материаллары белән таныштырдылар. Семинар бик җылы һәм дустанә атмосферада үтте.

"Мизгел" яшьләр үзәгенең белгечләре һәр атна саен күңел ачу,  интеллектуаль характердагы чаралар уздыралар. Мәсәлән, кичә, 17 гыйнварда Мөслим яшьләре   "Мафия" уенына җыелды ...

Мөслим лицееның 10 нчы сыйныф укучылары узәк китапханә hәм лицейның татар әдәбияты укытучылары оештырган тугәрәк остәлдә катнаштылар. Әлеге чарага Г.Тукай премиясе иясе, Халык язучысы Ф.Садриев чакырылды. Тугәрәк өстәл кызыклы hәм эчтәлекле әңгәмә формасында узды. Укучылар Ф.Садриевның "Кышкы яшен" повесте буенча сорауларын бирделәр, әсәр буенча фикер алыштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International