ЯҢАЛЫКЛАР


16
гыйнвар, 2018 ел
сишәмбе
Традиция буенча 15 гыйнвар көнне Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары студентлар белән очрашты.

13 гыйнвар көнне Иске Карамалы авыл мәдәният йортында "Шаян Иске Яңа ел" дип исемләнгән уенлы күңел ачу чарасы булып узды. Бәйрәм чарасы кызыклы күренешләр, күңелле уеннар, шаян конкурслар, дәртле биюләр белән үрелеп барды һәм ретро-дискотека белән тәмамланды.

12 нче гыйнвар көнне балалар спорт мәктәбендә малайлар һәм кызлар арасында бадминтон беренчелеге уздырылды.

Тренировкалар дәвам итә

12 гыйнвар көнне Яңа Усы авыл мәдәният йортында искечә Яңа ел бәйрәменә багышланган күңел ачу кичәсе булып узды. Бәйрәмнең тарихы һәм йолалары белән танышу, күңелле уеннар барлык катнашучыларның күңеленә хуш килде.

Тойгелде авыл китапханәчесе язучы. А. Гыйләҗевның иҗатына, тормыш юлына багышлап аның турында һәм иҗатын үз эченә алган әдәбяткә күзәтү ясады.

Баланлы авыл мәдәният йорты директоры бәйрәм каникуллары чорында уздырылган мәдәни чараларда актив катнашкан укучыларны истәлекле сувенирлар белән бүләкләп узды.

Каенсаз авылы китапханәсе "Саф һава - тәнгә дәва" дип исемләнгән спорт бәйрәме үткәрде. 

Октябрь авыл китапханәчесе балалар бакчасы балалары белән Х.Такташның "Тәүфыйклы песи" китабына күзәтү ясадылар, шигырьләр укыдылар.

Татарстанда 2018нче ел Лев Толстой елы дип игълан ителде. Шул уңайдан Рус.Шуган китапханәчесе  "Открытие года  Льва Толстого"  дип исемләнгән кичә үткәрделәр.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International