ЯҢАЛЫКЛАР


15
гыйнвар, 2018 ел
дүшәмбе

Үзәк балалар китапханәсендә балалар белән чираттагы "Очумелые ручки" түгәрәге үтте. 

Югары Табын авылы китапханәсендә “Җыр булса шундый булсын” дип исемләнгән сәнгать сәгате үткәрелде.

Тугаш авылы китапханәчесе күренекле татар шагыйрәсе, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе иясе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Гөлшат Зәйнәшеваның тууына 90 ел тулу уңаеннан “Мин тормышка гашыйк” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрде.

Елгабаш авылы китапханәчесе укучылар белән "Могҗизалар илендә" дип исемләнгән рәсем бәйгесе үткәрде.

Михайловка авылы китапханәчесе, башлангыч сыйныф укучылары белән "Мир фантазий" түгәрәген үткәрде.  "Снегири на рябине" дип исемләнгән рәсем ясадылар.

Симәк авыл китапханәчесе “Ромашка ” балалар бакчасы нәниләренә француз язучысы Шарль Перроның тууына 390 ел тулу уңаеннан “Итекле песи” китабына күзәтү үткәрде

12- 14 гыйнвар көннәрендә  химия фәненнән «Путь к олимпу» исемендәге  республика олимпиадасының йомгаклау этабы үтте. Мөслим лицееның 9б сыйныфы укучысы Солтанова Диана республика олипиадасы призеры исемен яулады, укытучысы Хафаева Раушания Мухаметовна.

"Эшлекле дүшәмбе"

 "Күбәләк" балалар бакчасының кечкенәләр төркемендә бармаклар белән ясау алымы "Алтын балык".

Максатлар: балаларны буяулар белән дөрес һәм пөхтә итеп рәсем ясарга өйрәтүне дәвам итү; бармак башлары белән рәсем ясау күнекмәләрен ныгыту; төсләр буенча белгәннәрне ныгыту; рәсем ясауга кызыксыну һәм уңай мөнәсәбәт формалаштыру.

 

Мөслим "Карлыгач" балалар бакчасы, беренче кечкенәләр төркемендә "Кнопочка" биюе хәрәкәтләрен өйрәнү. Максат: парлашып хәрәкәтләр ясауны ныгыту.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International