ЯҢАЛЫКЛАР


12
гыйнвар, 2018 ел
җомга

Прокуратура хезмэткэрлэренен эше нигезендэ, 265 эшчегэ хезмэт хаклары тулэнгэн

Чаңгы шуу буенча тренировкалар башланды

Югары һәм урта уку йортларында белем алучы егет-кызлар кышкы каникулда Мөслим сәнгать мәктәбенә кунакка килделәр

6 гыйнвар көнне Яңа Сәет авыл мәдәният йортында өстәл уеннары булып узды. Яшьләр шахмат, шашка, домино уйнадылар. 

7 гыйнвар көнне Тугаш авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә Раштуа бәйрәме уңаеннан "Раштуа киче" дип исемләнгән тематик кичә үткәрделәр. Кичә барышында алып баручы  бәйрәм тарихы белән таныштырып үтте, төрле яшьләрчә уеннар һәм команда белән ярышлар үткәрде.

Жаваплылыгы чиклэнгэн "ЫК" жэмгыятендэ прокуратура хезмэт кануннарын утэуне тикшергэн.

Татарстан Республикасында яшэуче  гражданнар "халык контроле"нэ мэгълумэт  житкереп 1-3 мең сум кулэмендэ матди түләүләр алырга мөмкин.

Метрәй авылы китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары белән шагыйрь Фатих Кәримгә багышланган “Разведчик язмалары” дип исемләнгән түгәрәк өстәл үтте.

Тугаш авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре К.Тинчурин театры актеры Илфак Хафизов белән берлектә Түбән Табын авылында "Дуслар җыелган җирдә!" исемле урам бәйрәме үткәрделәр. Биредә авыл халкы төрле урам уеннарында катнашты, Кыш бабай һәм Кар кызы белән бергәләп әйлән-бәйлән җырлары җырладылар, рәхәтләнеп биеп күңел ачтылар.

Прокуратура хезмэткэрлэренен эше нигезендэ, 77 эшчегэ хезмэт хаклары тулэнгэн.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International