ЯҢАЛЫКЛАР


10
гыйнвар, 2018 ел
чәршәмбе

4 гыйнвар көнне Иске Карамалы авыл мәдәният йортында студентлар һәм укучылар арасында "Атаклы белгечләр" исемле викторина булып узды.

Яңа Усы авылы китапханәчесе мәдәният йорты җитәкчесе белән берлектә “Раштуа – сафлык бәйрәме” исемле әдәби кичә үткәрделәр.

"Күбәләк" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балаларының саф һавадагы кышкы уеннары бик күңелле үтә. Бергәләп кар ташып, тау ясап, аңа атна дәвамында су сибеп тордык.Менә тавыбыз әзер!Рәхәт тә соң шуарга, ледянкалар булганда!

Төйгелде авылы китапханасенда "Җырга багышланган гомер" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды.

Гыйнвар аенда ТР яшьләр хөкүмәте Мөслимгә эшлекле сәфәр кылачак....

«Карлыгач» балалар бакчасы, мәктәпкә әзерлек төркеме. Балалар сүзләрдәге сузык авазларны табарга өйрәнәләр.

Физкультура укытучысы Гайров И.З.  башлангыч класс укучылары арасында "Саф һавада уеннар" дигән спорт - күңел ачу чарасы уздырды.

"Ләйсән" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары буген кышкы бакчабызга кереп бүлмә гөлләре белән якыннанрак таныштылар. Рәсем сәнгате эшчәнлегендә алар үзләренең күңелләренә хуш килә торган гөлләрен ясадылар.

“Ләйсән”балалар бакчасының икенче кечкенәләр төркеме балалары әвәләү эшчәнлеге барышында һава транспорты төрләре  белән таныштылар.Пластилиннан әвәләп самолет ясадылар.

Зурлар төркеме тәрбиячесе Р.Бохарова балалар белән пластилиннан А.Алишның "Сертотмас үрдәк" әкияте буенча күмәк эш башкардылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International