ЯҢАЛЫКЛАР


7
гыйнвар, 2018 ел
якшәмбе

Мәллә-Тамак авыл китапханәсесе  "Көмеш кыңгырау" газетасы уздырган "Әнием -кояшым" дигән конкурста катнашкан балаларга, кайткан бүләкләрне тапшырды. "Ярма" номинациясендә 1 урынны Раил һәм Ренал Шайгардановлар алды, "Рәсем" номинациясендә Артём Голубоцкий 2 нче урынга лаек булды, "Чәнечкеләр-калаклар" номинациясендә 3нче урынны Фаиз белән Адилә Мирсәитовлар яулады. Алар йомшак уенчыклар һәм дипломнар белән бүләкләнде. Катнашкан һәр балага сертификатлар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. 

Үзәк китапханәдә гимназия укучылары өчен Мөхәммәт Мирзага багышланган әдәби кичә узды. Балалар язучыга багышланган перентация һәм китап күргәзмәсе белән таныштылар. 

Симәк авыл китапханәсендә рус әдәбияте язучысы, әкиятче А.Н. Толстойның тууына 135 ел тулу уңаеннан "Буратино маҗаралары"  дигән  әкият кичәсе утте.

Районара мөселман яшьләре спартакиадасы башланды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International