ЯҢАЛЫКЛАР


29
сентябрь, 2017 ел
җомга

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгы уза

 

"Күбәләк" балалар бакчасының уртанчылар төркемендә әвәләү "Зур һәм кечкенә кишерләр".Әлеге шөгыльнең максаты:балаларның әвәләүгә кызыксынуларын дәвам итү;пластилинны ике өлешкә бүлү (зур һәм кечкенә),зур һәм кечкенә әйберләр әвәләү,вак кул моториасын үстерү һәм балаларның игътибарын нәтиҗәгә юнәлтү.

 

"Миләшкәй"балалар бакчасында зурлар төркеме балалары белән "Күңелле стартлар" дип аталган ярышлар булып узды.  "Күңелле стартлар" уенының төп максаты -физик кулҗтураны пропагандалау,сәламәтлекне ныгыту һәм спортта үрләр яулау иде.Бу көнне ике команда да җиңүче итеп табылды.Афәрин!

 

"Миләшкәй" балалар бакчасының уртанчылар төркемендә көз билгеләрен кабатлап,   ел фасылы турыда белемнәрен тирәнәйтеп,кыргый хайваннар турында, аларның яшәү шартлары, ел фасылларына бәйле үзгәрешләр турында балаларның белемнәрен киңәйтү,уйлау, фикерләү сәләтләрен үстерү максатыннан "Кайсы ел фасылы?" исемле  үстерелешле уен уйныйлар.

 

«Ләйсән» балалар бакчасының уртанчылар төркеме балалары сөйләм үстерү эшчәнлегендә «Йорт хайваннары» дигән темага сюжетлы рәсемнәр карадылар, аның  буенча  хикәя төзеделәр.

 

Миләшкәй балалар бакчасында “Балалар бакчасында ФДББС шартларында инновацион  программаларны тормышка ашыру” дип аталган тема астында семинар үтте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International