Мәгариф идарәсе БДИ-2020дә катнашу өчен гаризалар 1 февральгә кадәр кабул ителә, дип искәртә

2019 елның 11 декабре, чәршәмбе

Мәгариф идарәсе БДИ-2020дә катнашу өчен гаризалар 1 февральгә кадәр кабул ителә, дип искәртә.

БДИда катнашучы тапшырырга ниятләгән предметларын гаризада язарга тиеш. Шул ук вакытта предметларның теләсә кайсы санын күрсәтергә мөмкин. Ике имтихан – рус теле һәм математика – агымдагы елның чыгарылыш сыйныф укучылары өчен мәҗбүри булып тора. Аттестат алу өчен әлеге предметларны уңышлы гына тапшыру зарур.

2019 елдан чыгарылыш сыйныф укучылары математика буенча БДИ тапшыру өчен бары тик бер дәрәҗә – база яки профиль дәрәҗәсен генә сайлый алалар. Аттестаты булган узган ел чыгарылыш сыйныф укучылары математика буенча БДИда бары тик профильле дәрәҗәдә генә катнаша ала.

Агымдагы елда мәктәпне тәмамлаучылар БДИ тапшыру өчен гаризаны уку урыны буенча бирәләр. Узган ел чыгарылыш сыйныф укучылары Мөслим авылы, Банк урамы, 61 адресы буенча мәгариф идарәсенә гариза бирә алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International