Инвалидлар декадасы уңаеннан "Мөслим туган якны өйрәнү музее" хезмәткәрләре Түбән Табын коррекция мәктәбендә тәрбияләнүчеләр өчен кызыклы экскурсия уздырдылар. Балалар өчен музей заллары буйлап экскурсия үткәрелде. Балалар музей предметы, экспонат, экспозиция, музейда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәнделәр. Аларга аңлаешлы итеп Ватан тарихы һәм мәдәнияте турында сөйләделәр. Балалар өчен бу мөһим вакыйга булды, алар яңа мәгълүматны кызыксынып кабул иттеләр һәм яңа хис-кичерешләре белән уртаклаштылар.