Халыкара волонтерлар көне белән!

2019 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе

5 декабрьдә Халыкара волонтерлар көне билгеләп үтелә. Мөслим районында бүгенге көндә шактый гына яшьләрне берләштергән волонтерлык хәрәкәтләре эшләп килә.

Шуларның берсе райондашларыбызга таныш булган  “Мизгел”ЯҮ дә эшләп килүче “Игелек уят” иреклеләр отряды волонтерлары.

Район яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге, "Мизгел" яшьләр үзәге әлеге хәрәкәттә булган егет-кызларны һәм, гомумән, барлык волонтерларны бу бәйрәм белән тәбрикли. Киләчәктә әлеге шөгыльләрендә уңышлар, иҗади уңышлар, хыялларының тормышка ашуын тели.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International