Бүген, ягъни 15 нче ноябрь көнне, Рус Шуган төп гомуми белем бирү мәктәбендә Россия Президенты гранты һәм “Авыл ихатасы” проектын тормышка ашыру буенча I “Мөслим – 2019: фольклор, этнография һәм халык һөнәрчелеге” дигән темага фәнни-гамәли конференция узды.

2019 елның 15 ноябре, җомга

Бүген, ягъни 15 нче ноябрь көнне, Рус Шуган төп гомуми белем бирү мәктәбендә Россия Президенты гранты һәм “Авыл ихатасы” проектын тормышка ашыру буенча I “Мөслим – 2019: фольклор, этнография һәм халык һөнәрчелеге” дигән темага фәнни-гамәли конференция узды. Конференциядә катнашучыларны Мөслим муниципаль районы Башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары М.Р.Бәдретдинова, Татартсан Республикасы халыклары Ассамблеясының Мөслим муниципаль районындагы җитәкчесе Р.Җ.Солтанов, проект җитәкчесе һәм мәктәп директоры Ф.К.Фәрхетдинов  котлады.

Фәнни-тикшеренү эшләре белән килгән һәрбер бала мактау грамоталары, дипломнар, аларны әзерләгән укытучылары исә рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Шулай ук катнашучылар конференция азагында “Авыл ихатасы” музее белән таныштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International