29 октябрь көнне, Мөслим лицее укучылары өчен "Мөслим туган якны музее"нда «Без бергә!» дип исемләнгән музей дәрес үтте.Укучылар лекция тыңладылар һәм дәрес ахырында «Болганчык вакыт азагы»дип исемләнгән документаль фильм карадылар. Әлеге дәрес укучыларга безнең уртак тамырларыбыз барлыгын һәм Халыклар бердәмлеге һәрвакыт Россиянең төп милли идеясе, аның лаеклы киләчәгенең нигезе булуын, без барыбыз бергә булырга тиешлегебезне аңларга булышты.