27 сентябрь көнне Ташлыяр авыл мәдәният йортында тәрбиячеләр көненә багышланган «Минем тәрбияче апам» дип исемләнгән бәйрәм кичәсе булып узды. Бәйрәмгә Ташлыяр «Ләйсән» балалар бакчасы ветераннары һәм хезмәткәрләре чакырылган иде.