И.Карамалы авыл мәдәният йорты директоры мәктәп укучылары белән тематик сәгать уздырды.

2019 елның 25 сентябре, чәршәмбе

Сентябрь аенда Россиядә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Иске Карамалы авыл мәдәният йорты директоры Әнисә Биктимерова Күбәк урта мәктәбенең 8 сыйныф укучылары белән "Беслан шәмнәре" бердәм тематик сәгате уздырды. Биредә Беслан һәм башка террористик вакыйгалар турында сөйләнде һәм аларда вакытсыз гомерләре өзелгәннәр искә алынды. Бу афәтләрне булдырмау өчен үзара аңлашып яшәргә кирәклеге искәртелде. Мондый вакыйгаларда калган очракта, үз-үзеңне тоту кагыйдәләре искә төшерелде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International