Сәнгать мәктәбе яңалыклары: Мәктәпләргә гастрольгә чыктык

2019 елның 18 сентябре, чәршәмбе

       Уку елы әле башлануга гына карамастан, сәнгать мәктәбе укучылары инде гастрольгә чыкты. Узган атнада мәктәбебез делегациясе район үзәгендә урнашкан барлык мәктәпләрдә концерт күрсәтеп чыкты. Әлеге чараларның төп максаты – укучыларны мәктәп эшчәнлеге, аның мөмкинлекләре белән якыннан таныштыру, безгә укырга керергә теләүче балаларны барлау. Иң элек, укучылар һәм укытучылар делегациясе Мөслим лицее һәм Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе балалары белән очрашты. Театр сәнгате бүлеге укучыларының тамашасы белән башланып киткән концерт программасы җырчылар, балалайкачылар, курайчылар чыгышлары белән үрелеп барды. Тамашабызның зур кунагы – Мөслим сәнгать мәктәбенең җыр бүлеге, ягъни Гөлназ Йосыпова сыйныфын тәмамлаган укучыбыз, Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Гыйльфанов булды. Ул үз мисалында сәнгать белән кызыксынуның файдасы бар, әлеге шөгыль киләчәктә күпләрнең тормыш юлы белән бәйле булырга мөмкин икәнлеген исбатлап күрсәтте. Рөстәм сорау-җавап уенында катнашып җиңү яулаган укучыларга үзенең сольный альбомын да бүләк итте. Кыскасы, лицей һәм Тукай мәктәбе укучылары безнең чыгышларны зур алкошларга күмде. Шуның өчен без аларга һәм мәктәп администрациясенә зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International