“Яшәсен тынычлык, яшәсен чын дуслык!”

2019 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

      Террорчылык һәм экстремистлык күренешләренә каршы көрәш мәсьәләләре хәзерге вакытта аеруча мөһим. Шуңа күрә дә, террорчылык һәм экстремистлык чагылышларына юл куймау өчен  чаралар күрү – һәркемнең бурычы шул уңайдан үзәк китапханә хезмәткәре Мөслим аграр көллият студентлары өчен “Яшәсен тынычлык, яшәсен чын дуслык!” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Әлеге чараның максаты студентларда террорчылык  һәм экстремистлык кебек куркыныч күренешләргә каршы  тискәре караш тәрбияләү иде. Укучыларга илебездә булган терракт очраклары турында сөйләнелде, андый куркыныч хәлләргә юлыкмас өчен нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәклеге аңлатылды.  Терроризм һәм экстремизм темасында гына тукталып калмыйча, толерантлык төшенчәсе турында да фикер алышынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International