Сәнгать мәктәбе яңалыклары: җыр бүлеге укучыларын тыңлау

10 сентябрь 2019 ел., сишәмбе

       Яңа уку елы башлану белән һәр бүлектә тыңлаулар узу шарт. Җыр сәнгате бүлеге беренчеләрдән булып 1 сыйныфка керергә теләүчеләрне тыңлады. Агымдагы уку елында җыр сәнгате бүлеге рус телендә әйткәндә “сольное пение” белгечлегенә балалар җыя. Уку-укыту планы буенча әлеге белгечлеккә укучылар катгый тикшерү комиссиясе аша узып кына кабул ителергә тиеш. Мәктәп директоры Айгөл Фәттахова, директор урынбасары Румия Деникаева, бүлек укытучылары барлык укучыларның әзерләп алып килгән җырларын тыңлап, тиешле нәтиҗәләр ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования