Мөслим районының демографик хәле

2019 елның 4 сентябре, чәршәмбе

Мөслим муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә бу ай эчендә – 11, ел башыннан 102 сабый бала тууы теркәлде.

Кызганыч, беркем дә мәңгелек түгел. 2019 елның август аенда 18 кешенең үлеме теркәлгән. Гомумән алганда, 8 ай эчендә 193 кеше үлгән. Шунысы куанычлы, узган ел белән чагыштырганда үлүчеләр саны 33 кешегә (15%ка) – кимрәк.

Мәхәббәт һәм яшьлектән дә матуррак нәрсә булырга мөмкин? Бары тик аларның кавышуы гына. 2019 елның августында Мөслим районында 18 яңа гаилә барлыкка килде, ел башыннан аларның саны 86 иде.

Аерылышу кимү – бу чорның тагын бер яхшы саны. Аерылышучы гаиләләр саны ике тапкырга диярлек кимегән. Агымдагы елның 8 аенда 24 пар аерылышкан, узган елның шул ук чорында алар 40 булган.

Менә шундый статистика! Киләсе ай нәрсә алып киләсен вакыт күрсәтер, ә без бары тик яхшыга гына өметләнәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International