19 август көнне Яр Чаллы шәһәрендә авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча зона семинар-киңәшмәсе уза. Семинар эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, муниципаль районнар, авыл җирлекләре башлыклары, кооперативлар, фермерлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалык тотучылар катнаша.