Очрашу.

2019 елның 16 августы, җомга

Мөслим үзәк китапханәсендә Мәдәният министрлыгы тарафыннан расланган график буенча Татарстан Республикасы язучылар союзы әгъзалары белән иҗади очрашу үтте. Кичәдә мәртәбәле якташ язучыларыбыз Фоат Садриев, Мөҗәһит Әхмәтҗанов, Лилия Садриева, Роха Хабибуллина катнашты. Очрашуда сүз алда торган сайлаулар турында фикер алышу, кызыксындырган сорауларга җавап эзләү иде. Районыбызда эш визиты белән 5нче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының  дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә буенча комитет рәисе, “Бердәм Россия бөтенроссия сәяси партиясе әгъзасы Хәбибуллин Альберт Галимҗан улы, һәм Мөслим муниципаль район башлыгы урынбасары Азат Мөҗәһит улы Әхмәтҗановта катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International