Бөтендөнья атом-төш коралын тыю өчен көрәш көне уңаеннан, Херосима һәм Нагасаки корбаннарын искә алып, Иске Карамалы авыл мәдәният йортында балалар белән "Афәтләрнең шомлы кайтавазы" исеме астында чара узды. Биредә бу афәтле вакыйгалар турында презентация һәм
документаль фильм күрсәтелде, япон кызы Садако Сасаки һәм ул ясаган кәгазь торналар тарихы бәян ителде. Бер гаепсез һәлак булганнар искә алынды һәм бөтен җир шарында тынычлык булуына теләкләр теләнде.