Чит илдә туристлык хезмәтләре һәм йогышлы куркынычлар буенча «кайнар линия» оештырылган.

12 июль 2019 ел., җомга

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт тарафыннан чит илләрдә туристик хезмәтләр һәм йогышлы янаулар буенча «кайнар линия» оештырылды.

Чит илдә актуаль эпидемиология вәзгыяте, ял вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре, туристлык хезмәтләре алганда кулланучылар хокуклары турында гражданнар Роспотребнадзорның бердәм консультация үзәгендә 8-800-555-49-43 телефоны буенча (тәүлек буе), шулай ук Роспотребнадзорның Чаллы территориаль бүлеге (8552) 32-06-07, 32-05-19, 32-05-88 телефоннары буенча мәгълүмат ала алалар.

"Кайнар линия" 2019 елның 8 июленнән 22 июленә кадәр эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования