2 июнь көнне Олы Чакмак авыл мәдәният йортында "Күңелле стартлар"уен программасы буенча мәгълүмат сәгате узды

5 июль 2019 ел., җомга

2 июнь көнне Олы Чакмак авыл мәдәният йортында "Күңелле стартлар"уен программасы буенча мәгълүмат сәгате узды. Балалар көн режимы ни өчен кирәклеген белделәр. Сәламәтлек билгеләре һәм кешегә сәламәтлек бирүләре турында сөйләштеләр, шулай ук сәламәт яшәү рәвеше һәм дөрес туклану, физкультура белән шөгыльләнүнең мөһимлеге турында фикер алыштылар. Спорт уеннарында катнаштылар һәм спорт темасына табышмаклар чиштеләр. Балалар спорт уеннарында һәм эстафеталарда бик теләп катнаштылар, аннан соң иң актив балаларга татлы бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования