2019 елның 1-2 июлендә Татарстан Республикасы Биектау районының «Татарстан» АФ сындә машина белән сыер саву осталарының 46 нчы республика конкурсы узды.
Конкурста машина белән сыер саву операторлары – район ярышларында җиңүчеләр катнашты. Алар сөт җыю һәм сөт бирү физиологиясе, терлекләрне ашату нигезләре, хайваннарны һәм биналарны тоту гигиенасы, сыер саву җиһазларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү, югары сыйфатлы сөт һәм куркынычсызлык техникасы буенча белемнәрен күрсәттеләр. Безнең районнан «Август-Мөслим» хужалыгы савымчысы Байгузина Надежда Валерий кызы катнашты. Конкурста җиңүчеләргә дипломнар, медальләр кыйммәтле призлар һәм иганәчеләрдән бүләкләр тапшырылды.