Мөслим районының демографик хәле

3 июль 2019 ел., чәршәмбе

Июнь безнең районга 9 яшь граждан бүләк итте. Шулай итеп, ел башыннан безнең районда 74 бала туган. Мөслимнең 9 яңа туган баласының 6сы малай һәм 3се кыз. Шулардан беренче балалар – 7, 3нче һәм 4нче балалар икәү.

Июнь аенда безнең район буенча ел башыннан иң минималь 1918 грамм авырлыктагы һәм иң кыска 15 см буйлы сабый дөньяга килгән.

Июнь аенда 12 пар үзләренең мөнәсәбәтләрен законлаштырдылар. Гомумән алганда, ел башыннан 50 яңа гаилә корылды, бу 2018 ел белән чагыштырганда 9 парга күбрәк.

Аерылышу очраклары кимү – бу чорның тагын бер яхшы күрсәткече. Бу яртыеллыкта 20 пар никахларын өзделәр, бу узган ел белән чагыштырганда 14 парга кимрәк.

Үлем күрсәткечләренең тотрыклануы да сөендерә. Июнь аенда 28 үлем турында акт теркәлгән. Гомумән алганда, 2019 елның 6 аенда 154 кеше үлгән, бу 2018 елның шул ук чорына караганда 15 кешегә кимрәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования