25 июнь көнне Михайловка авыл мәдәният йорты директоры Элемтә авылының "Әзһәр" мәчетендә балалар белән экскурсия оештырды. Расих Хәзрәт мәчетнең кайда урнашуын күрсәтте, шулай ук балаларны "Коръән" белән таныштырды һәм сентябрь аенда башланачак яңа уку елына гарәп телен өйрәнергә теләүчеләрне чакырды.