Татарстанның Актаныш районында тәүлеклек савым 200 тоннадан артып китте

2019 елның 19 июне, чәршәмбе

17 июньгә булган мәгълүматларга караганда, районның авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм крестьян (фермер) хуҗалыкларында тәүлеклек савым 200,1 тонна тәшкил иткән. «Мондый югары нәтиҗәләргә безнең район тарихында беренче тапкыр ирешелде. Бу-27,9 тоннага, ягъни узган елның шул ук датасына караганда 16% ка артыграк», - дип хәбәр итте районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Айдар Мирхәйдаров.
Районда сөт җитештерүне арттыруга «Ташкын» ҖЧҖ, тәүлеклек савым узган елның шул чорына карата 133% тәшкил иткән, «Таң» ҖЧҖ – 130%, «Әнәк» агрофирмасы – 115%, «Актаныш» агрофирмасы – 111% һәм башкалар саллы өлеш кертте.


Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив мәгълүматларына караганда, Актаныш районы республиканың авыл хуҗалыгы оешмалары тәүлегенә 200 тоннадан артык сөт җитештерә торган дүртенче муниципаль районы булды.
"Бу күрсәткеч буенча Кукмара районы алда бара, анда 17 июньгә тулай тәүлеклек савым 273 тонна тәшкил итә, бу узган ел белән чагыштырганда 9% ка күбрәк», – дип ачыклык кертте министрлыкның терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы урынбасары Ирек Гыйбадуллин. Аның сүзләренә караганда, икенче урында Балтач районы – 254,5 тонна (үсеш 18%), өченче урында – Әтнә районы – 219,4 тонна (үсеш 12%).
Республикада 17 июньгә авыл хуҗалыгы оешмаларында тәүлеклек сөт савуның тулаем күләме 3 мең 961,4 тонна тәшкил итте, бу узган елның шушы чорына караганда 133,5 тоннага (3,6% ка) күбрәк.
Ирек Гыйбадуллин билгеләп үткәнчә, агымдагы елның гыйнвар – май айларында республикада 549 мең тоннага якын сөт җитештерелгән, бу узган елның шул ук чоры күрсәткеченә 104% тәшкил итә.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, Татарстан Россия Федерациясе субъектлары арасында товар сөт җитештерү күләме һәм сату буенча алда бара. Әйтик, ведомствоның оператив мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 10 июненә илнең авыл хуҗалыгы оешмалары тәүлегенә 48,7 мең тонна сөт саткан, бу узган елгы күрсәткечтән 3,5% ка күбрәк. Шул ук вакытта Татарстанда сөтне тәүлеклек сату күләме 3,7 мең тоннага җиткән.
Татар версиясенә сылтама http://agro.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1496552.htm

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгының Матбугат хезмәте
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International