Мөслим районының демографик хәле

11 июнь 2019 ел., сишәмбе

Мөслим муниципаль районы ГХАТ бүлеге май аен яхшы күрсәткечләр белән япты.

Май безнең районга 12 яшь граждан бүләк итте. Шулай итеп, ел башыннан безнең районда 65 бала туган. Мөслимнең 12 яңа туган баласының 3есе малай һәм 9ы кыз. Шулардан 4 бала – беренче, 3 бала – икенче, 2 бала – өченче, 3 бала – 4нче бала булып дөньяга килде.

Ай батыры булган сабыйның авырлыгы – 3960 грамм, минималь авырлыктагы бала – 2890 грамм. 57 см буй белән иң яшь мөслимлеләр мактана ала, иң “миниатюр” бала – 49 см белән.

Май аенда 4 пар үзләренең мөнәсәбәтләрен законлаштырдылар. Гомумән алганда, ел башыннан 38 яңа гаилә корылды, бу 2018 ел белән чагыштырганда 5 парга күбрәк.

Аерылышу очраклары кимү – бу чорның тагын бер яхшы күрсәткече. Бу елның 5 аенда 16 пар никахларын өзделәр, бу узган ел белән чагыштырганда 11 парга кимрәк.

Үлем күрсәткечләренең тотрыклануы да сөендерә. Май аенда 29 үлем турында акт теркәлгән. Гомумән алганда, 2019 елның 5 аенда 126 кеше үлгән, бу 2018 елның шул ук чорына караганда 12 кешегә кимрәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования