"Балачак бәйрәме» Түбән Табын коррекция мәктәбендә.

2019 елның 24 мае, җомга

23 май көнне «Мизгел " яшьләр үзәге белгечләре «Игелек уят» отряды волонтерлары белән берлектә  Халыкара балаларны яклау көне кысаларында Түбән Табын коррекция мәктәбендә «Балачак бәйрәме» дигән күңел ачу чарасын оештырдылар.

Чараның төп катнашучылары Түбән Табын коррекция мәктәбенең 70 тән артык тәрбияләнүчесе булды. Чара балалар флэшмобыннан башланды, аны «Игелек уят» отряды активистлары һәм «Клоун» һәм «Тигрик» аниматорларыбыз оештырды. Соңыннан балалар ике командага бүленеп, «Киендер һәм җанландыр», «Билетиклар», «Ластлар белән йөгерү», «Болото», «Дискотека» һәм башка күңелле уеннарда көч сынаштылар. Барлык уеннар да дәртле флэшмоблар белән үрелеп барды, балалар «Клоун» һәм «Тигр» белән биеделәр! Чара ахырында балаларны “Мизгел” яшьләр үзәге тарафыннан әзерләнгән бүләкләр һәм татлы сюрпризлар көтте! Балалар бергә тупланып, позитив һәм уңай тәэсирләр алдылар!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International