Мөслим районында Гаилә көне

2019 елның 17 мае, җомга

Еллар аша тормыш авырлыкларын үтеп, мәхәббәтләрен саклап кала алган ныклы гаиләләр, әлбәттә, хөрмәткә, игътирам һәм үрнәк алуга гына түгел, бүләкләнүгә дә лаек. 17 май көнне Мөслим районында зур чара булып узды, анда Иске Сәет авылыннан Шакирҗан һәм Наилә Мадышиннар, Иске Карамалы авылыннан Рәшит һәм Рәшидә Нуруллиннарны котладылар. Аларны котларга күп санлы балалары, оныклары, туганнары, хезмәттәшләре һәм авылдашлары килгән иде.

Шулай ук бәйрәмгә 2019 елда никахларын теркәгән яшь гаиләләр дә чакырылган иде. Бәйрәмнең ахырында Ык елгасы яр буенда агачлар утырту булды, анда һәр гаилә үзенең фамилияле агачын үстерүгә башлангыч бирде. �осадка деревьев на набережной р.Ик, где каждая семьи дала начало росту своего фамильного дерева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International